МӘТРҮШКӘЛӘРА.Гыйләҗев көе И.Юзеев сүзләре
Мәтрүшкәләр, кипкән мәтрүшкәләр...
Ераклардан әнкәм җибәргән.
Мәтрүшкәләр, кипкән мәтрүшкәләр
Туган кырларымда тибрәлгән.
Тирән сагынудан уйчанланган
Күз карашым сезгә төбәлгән:
Әйтегезче миңа, мәтрүшкәләр,
Әнкәм ни әйтергә теләгән?
Мәтрүшкәләр мине уяттылар
Сискәндереп гамьсез төннәрдә:
"Мәтрүшкәләр кебек кибәрсез сез
Өзелсәгез туган җирләрдән..."
Текст добавил(а): Faridza