Туган көн
Көтеп алынган көн, тик елга бер килә.
Гомер үтә диеп, башыңны син имә.
Карачы елмаеп, утырма моңаеп
Әйдәле жырлаек.
Әй,туган көн, туган көн
Туганнар жыелган көн.
Жан дусларын белән бергә
күңел ача торган көн.
Дөресен, турысын, тормышның зурысын
Бәхетнең тулысын, сөюнең зурысын
Язсын ла ходаем,кадерле дускаем
Диеп мин жырлаем
Каяш булып көл син, йөзең лә айга тиң
Барыбыз өчен дә күңелләрең иркен.
Тагын сиңа теләк- бергә типсен йөрәк.
Син безгә бик кирәк