Ургылып ташый күңелдә
сезгә дигән теләкләр.
Бәхетле булыгыз берүк,
телим ихлас йөрәктән.
припев
Матур гомер кичерегез,
гел шатлыкта яшәгез.
Гөрләр чакта, гөрләгез сез,
Яшьнәр чакта яшьнәгез.
Җырларым аша юллыймын,
күңелемнең җылысын.
Ходай насыйп итсен сезгә мәһәббәтнең тулысын.
припев тот же:
Кадерен белеп калыгыз,
тормыш гомерлек сынау.
Безнең яшәү агышлары,
атылган йолдыз сыман.