Юлларым кая бара,ашкынам кемне эзлим
Бер көн түгел, еллар үткәч
Аңламыйм,белмим, белмим.
Яннарыма очып кил син
Карлыгачым,карлыгач
Хәлләремне сиңа сөйлим
Сөйләр кешем булмагач.
Бер яшьлектә,бер картлыкта
Димиләр юкка гына.
Карлыгач дисәләр күңел
Янадыр утта гына.
Кушымта.
Еллар аша минем юллар
Тик туган якка кайта.
Хәзер карлыгачны күрәм
Бары тик туган якта.
Кушымта.