Яшьлегем таңында,
Кабынган бер йолдыз.
Мәхәббәт илендә түгел мин,
Мин ялгыз.
КУШЫМТА:
Син-минем язларым,
Син-минем назларым.
Син-минем җанымның яртысы.
Син-кояш, син-аем,
Тормышымның җае,
Син бәхет-шатлыкның барысы, барысы.
Күңелем аккошы,
Булыйкчы гел бергә.
Атлыйкчы янәшә,бергә без,
Гомергә.
Бөртекләп җыела,
Тормышта бит бәхет.
Янда сине тою ,үзе дә,
Бер рәхәт.