Күңелләргә сөю килгәч, яшәрсең дип язлар саен
Бергә йөргән тау битенә утырттык без зифа каен.
Килде кышлар җилләр алып, ә мин янып сөя идем,
Шушы каен төбендә син: “Мин башканы сөям”, - дидең.
Кушымта:
Ак каен, син яшә, карама син безгә
Йорәгең саф синең, бирешмә син көзгә
Ак каен, яшь каен, син үлмә, яшә син
Синең саф сөюнең һәр язда яшәр син.
“Сөям, - дидең син, - башканы”, шаулап куйды зифа каен
“Исәнме”, - дип, мин ялгызым киләм аңа һәркөн саен.
Күрдем бүген яфраклары коелалар безнең эзгә
Нигә әле, ник саргая – иртә әле салкын көзгә.
Улә каен, зифа каен. Рәнҗеп китә инде безгә
“Онытма, - дип, - сөюенңе”, карый кебек минем күзгә.
Килер язлар тау битенә, бизәлер ул һәр ел саен,
Тик син генә яшәрмәссең, кичер безне, кичер, каен.
Кушымта:
Ак каен, яшь каен, ник бездән китәсен?
Ник мине гомергә син ялгыз итәсен?
Ак каен, рэнҗемэ, кичер син, каеным.
Без сөя белмәдек, без бүген аеры-ы-ым