Тәрәз төбем яран гөлләр
Кояшка елмаялар,
Сөйләсәм йөрәк серләрем
Аоар да моңаялар.
Кушымта:
Ак яран ла, ак яран,
Төзәлми күңел ярам.
Җавап эзләп мин сорауга
Уемда сиңа барам.
Кеше бит ул - сер, табышмак,
Укылмаган зур китап.
Ник очрадың юлымда дип,
Уйланам туктап-туктап.
Кушымта.
Бу хакта дим, син үзең дә
Уйладың микән иркәм?
Сөю белән хыянәтнең
Арасы якын икән.