1.Син киткәндә ямле яз иде
Күңелләрдә бетмәс наз иде
Еллар артыннан еллар узып килде
Синсез ничә язлар үткән инде
2.Бергә чакта матур үткән көннәр
Бүләк итә идем алсу гөлләр
Без яратсак та язмыш никтер бүлде
Синсез ничә язлар үткән инде
3.Әле дә ямле язлар килде
Бар дөньяны сөю белән күмде
Йөрәккәем әрнесәдә түзде
Синсез ничә язлар үткән инде