1.Очратканнан бирле
Йөрәк син дип тибә.
Ник сон хисләремне
Яшерәм әле дә.
Кыюлыгым җыеп
Әзерләнеп йөрим,
Ләкин күргәч тагын
Карашыңнан эрим.
Припев:
Язмадым, язалмадым!
Хатка да салалмадым.
Сер итеп кенә күңелем
Түрләрендә сакладым.
2.Юри яннарымнан
Елмаеп үтәсең.
Әллә кыюсыз дип
Шулай син көләсең?
Дәшә алмасам да
Яратамын диеп.
Бер сүзсез урлармын
Әле сине килеп.