Чакырмачы, кәккүк, ай, каршымда,
Чакырсаңчы агач башында.
Карчыгакай кебек моңсыз идем,
Кайгы-хәсрәт төште башыма.
Чакырмачы, кәккүк, ай, саташып,
Хәсрәт арттырырга маташып.
Чит илләрдә йөри ялгыз башым,
Ялгыз кәккүк кебек адашып.
Чакырмачы, кәкүк, ай, якында,
Кәккүк өчен түгел тал-тирәк.
Яна гына тисәң, ялкыны юк,
Ялкынсыз ук яна бу йөрәк.