Җиләкле алан, аланда ялан,
Җиләк тәлгәшләре
кебек үстегез, балам.
Җиләкле алан тау итәгендә,
Тау-тау хәсрәтләрем
Сез дип бар итәгемдә.
Кушымта:
Алан, алан, алан җиләкле,
Нигә өзә икән шулай бала йөрәкне?!
Балам, балам, балам, теләгем —
Бәхеткәйләрегез булсын алан җиләге.
Җиләкле алан, җиләккә барам,
Җиләккә барам, яңгырга калам.
Яңгырга калам, яшенгә калам,
Яшенле яңгырлар кебек,
Балам дип янам.
Бала чаклар ул — җиләк чаклар ул,
Әти кулында, әни кулында.
Гомер кыска да, гомер озын да,
Ныклы булсыннар балалар
Тормыш юлында.