1.Көнбагышлар, көнбагышлар
Җилгә очсын сагышлар.
Кайларда гына булсакта,
Йөртә безне язмышлар.
Кушымта:
Сары төстә, басыуларда,
чәчәк ата көнбагышлар.
Җылы назлы, нур бөркөлә,
Тарала сагышлар.
2.Сары төсне сагыш диләр,
Мин сагышка тиңләмим.
Сагыш, борчу, кайгыларны
Беркемгәдә теләмим.
Кушымта: 2 тапкыр
3.Көнбагышка гашик мин,
Таҗлары дулкын-дулкын.
Алар башын игән чакта,
Йөрәгем тулы ялкын
Кушымта: 2 тапкыр