Ильнур Мусин Онытыласым килә минус

00:00 / 04:52
Loading
Скачать
0
652
Тональность
0.0
+
Темп, %
0.0
+
Тип: задавка
Свойства файла: 11,1 Мб 320 кбит/с
Загружено: Ильмир Бадрутдинов @ 14.11.20
Текст песни «Онытыласым килә»
  
Онытыласым килә – күзләреңдә карап.
Бер сөясем килә шашынып…
Бер дә юктан үпкәләштек тә без
Һәм хушлаштык бугай ашыгып.
 
Чәчләреңнән бер сыйпыйсым килә,
Битләреңнән килә үбәсем.
Кочагыңа мине алган чакта,
Сөенгәнең килә күрәсем…
 
Күңелемдә буран дулаганда,
Җитми назың, сузең, карашың..
Күзләреңә бер караган идем,
Гомерлеккә, ахры, адаштым.
 
Чәчләреңнән бер сыйпыйсым килә,
Битләреңнән килә үбәсем.
Кочагыңа мине алган чакта,
Сөенгәнең килә күрәсем…
 
Сагынылган сөям диюләрең,
Иркәләвең мине, юатып...
Мәхәббәтнең бәхет икәнлеген
Аңладыммы - сине югалтып?!
 
Чәчләреңнән бер сыйпыйсым килә,
Битләреңнән килә үбәсем.
Кочагыңа мине алган чакта,
Сөенгәнең килә күрәсем…
Текст добавлен: Ильмир Бадрутдинов
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.