1. Сиңа атап җырлар җырлыйм,
Төшләремә керәсең.
Таң җилләре булып назлап,
Күңелемә чиртәсен...
Кушымта:
Килүемне беләм,көтәм,
Синдәй ярым булмады.
Яши алмамын бер көн дә,
Йәрәк сине сайлады.
2.Сайрый-сайрый сандугачлар,
Парлашып ла талларда.
Уйласам да рәхәт була,
Сине бик сагынганда.
3.Бары син ул күңелемә
Язлар алып килгәнсең.
Гомерлеккә сөйгән ярым,
Син икән,син икәнсең!