Якташлар янына һаман күңел тарта,
Үзләре дә әллә сагына,
Мөмкинлекләр чыкса, газиз туган якка
Кайтып килик әлле тагын да.
Бергә җыелганда йөрәкләр җан ала,
Шатланыйк әле без дөньяга,
Ә бер уйлаганда, ни кызыгы кала,
Андый очрашулар булмаса.
Дөнья бездән соң да, кала бит ул, кала,
Мәңгелеккә беркем тумаган.
Күпме гомер калган, шөкер итеп шуңа
Без яшәек әле ичмасам.