Синең өчен кояш булып янам
Әгәр эсселәсәң яңгыр булып явам
Чәчләреңнән үбәм
Җилләр булып исәм
Үпкәләмә әгәр саксыз диеп китсәм
Бу мин!
Ишет һәр адымда яныңда
Бу мин!
Кагылам сулышыңа
Бу мин!
Назлар булып кунам сиңа
Бу мин, ишет әле, бу мин!
Ризамы син минем белән калырга
Иңне иңгә куеп бергә атларга
Әйе дисәң димәк
Ялгышмадың син дә
Сине бәхетле итәрлек көч бар бит миндә