1. Әни син барда бу доньяларда
Мин иң бәхетле синең яныңда.
Яшәве рәхәт, яшәве ямьле
Син ясап биргән чәйләр дә тәмле.
Иң җылы сүзләр әнкәй сүзләре
Иң нурлы күзләр әнкәй күзләре
Иң йомшак куллар әни синеке
Иң тугры йөрәк әниемнеке.
2. Газизем диеп әйтәсе килә
Сине уйласам кояштай көләм.
Син елмайганда күңелем елмая
Син моңайганда җаным моңая.
3. Аллаһка рәхмәт әнием барга
Мин нәни кызчык әни син барда
Озын гомерләр сораем раббымнан
Әнкәй мин сине өзелеп яратам.