1. Гөлләрдән гөл чагың әле,
Алдан ал чагың әле.
Балланган алмалар сыман,
Алланган чагың әле.
2. Иң ямьле чагың әле,
Иң тәмле чагың әле.
Ямьләнәсең-тәмләнәсең
Бардыр ла тагын әле.
3. Әллә ниләргә тиңләрлек,
Килми күз тидерәсем.
Таҗларыңны жил өзмәсен,
Кыраулар көйдермәсен.
ПРИПЕВ
Бәхет нурында коенып,
Назга күмелеп яшә
Тиңең белән тигез булып,
Сөеп-сөелеп яшә.