Песня “Үз җырыбыз”
1. Җырлар бик күп тә түгел,
Безгә дигәннәре аз.
Әйдәгез без языйк әле
Алыйк каләм да кагаз.
Кушымта:
Үз җырыбыз булсын әле,
Җырларга бәйрәмнәрдә.
Җырдан башка тора алмыйбыз
Мәктәптә дә, өйдә дә.
2. Аңламаган сүзләрне,
Үзгәртәбез җырларда.
Чөнки безгә иртәрәк шул
Мәһаббәт дип җырларга.
Кушымта:
Үз җырыбыз булсын әле,
Җырларга бәйрәмнәрдә.
Җырдан башка тора алмыйбыз
Мәктәптә дә, өйдә дә.
3. Бик ошаса җырыбыз
Әниләр дә кушылсын.
Өр яңа җыр өйрәтәбез
Беркем читтә калмасын.
Кушымта:
Үз җырыбыз булсын әле,
Җырларга бәйрәмнәрдә.
Җырдан башка тора алмыйбыз
Мәктәптә дә, өйдә дә.