.Тәрәзәдә элгән ак челтәрләр
Күренәләр ерак-еракка.
Әткәй -әнкәй көтә мине диеп,
Кайтып киләм әле кунакка.
Кушымта:
Сизелми дә утте балачагым
Судай акты яшьлек елларым
Тик кунелемдә һаман яңгырар
Әткэй-әнкәемнең моңнары.
2. Ишек ачык, өй эчләре нурлы,
Яңа пешкән икмәк өстәлдә.
Әткәм-әнкәм елмаюын күреп,
Йөрәгемә шатлык өстәлә.
3. Сезне күрү - үзе бер гомер бит,
Күңелләрем шуңа куана.
Мин бәхетле туган нигеземдә,
Әткәм-әнкәм булган дөньяда.