Сине уйласам, мине моң баса,
Борчылып йөрим инде ничә ай.
Күңелем сизә, назлы язларны
Оныттың бугай, оныттың бугай.
Еракта калды, дәртләнеп, ярсып,
Без җырлап үткән ул яшел тугай.
Кабатлап булмас бергә чакларны
Оныттың бугай, оныттың бугай.
"Сөй!" - дип үтенмим, ләкин үкенмим
Яшьлектә сине сөйгәнгә шулай.
Син мине түгел, яшьлекнең үзен
Оныттың бугай, оныттың бугай.