Онытылмый истә һаман, серле бала чакларым
Куршедән алма урлавым, качып учак якканым,
Тәмәкеләр тартканым
Куңелем гел кызыкларны
, шукларны таба иде
Андый чакта үч иткәндәй кычыткан чага иде
Яндырып ала иде
Кушымта: Ник аермаска юлларның карасыннан акларын
Мин дә татып үстем бит ул кычыткан сабакларын
Кычыткан сабакларын
Кай чагында кычытканнар әнкәйдән дә элэкте
"Ярамый!" - дип әйтә-әйтә бирә иде кирәкне
Шулай акыл өйрәтте.
Чуалган чакта уйларым
хәзер дә карап куям
Юл буенда кычытканның кисәтүләрен тоям
Бармагын яный сыман.