1 КЫЗ:Дәү әнием энҗе калфак
бүләк итте үземә
Энҗе калфак үзе ап-ак
Бик килешә йөземә
МАЛАЙ:Йөзләремә килешәсең
Кайлардан гына белгән
Туган көнгә Дәү әтием
Кәләпүш алы килгән
Кушымта:ИКӘҮ:Кләпүшем калфагым
Энҗе мәрҗәннәр чиккән,иих
КЫЗ:Чиккән калфагым үземә
Бигрәк килешә икән
МАЛАЙ:Чиккән кәләпүш үземә
Бигрәк килешә икән
2 КЫЗ:Калфагының матурлыгын
Һәммәседә күрсеннәр
Энҗе калфак кигән кыз ул
Татар кыз дисеннәр
МАЛАЙ:Кәләпүшемне кидем
Көзге каршына килдем
Менә шушындый була ул
Татар малае дидем
Кушымта.
МАЛАЙ:Яңа кәләпүшем булгач
Яңа җырлар өйрәндем
Калаклы чибәр кыз белән
Әйлән бәйлән әйләндем
КЫЗ:Энҗе мэрҗән калфагыма
Йөрим сөенепкенә
Сәхнәләргә чыгып җырлыйм
Калфаклар киепкенә
Кушымта.