Җиңү җыры.
Рамазан Байтимиров шигыре.
Рөстәм Яхин көе.
Ерак иде ул көн, озак көттек,
Бер кайгы да урап узмады.
Мең ярым көн буе көрәш барды,
Мең ярым көн көттек без аны.
Җиңү килде җирне нурга күмеп,
Шатлык белән күзне чылатып.
Килде ул көн горур күкрәкләрдә
Орден – медальләрне чыңлатып.
Кан төсенә кереп көнбатышта.
Һәр көн саен таңнар алланды.
Киң кырларда, мартен яннарында
Озын көннәр төнгә ялганды.
Җиңү яулый тыныч көрәшчеләр
Гөлләр үсә Ватан кырында.
Илдән илгә, телдән телгә күчеп,
Җыр яңгырый бәхет турында.