1.Шау-шулы шәһәргә бәйле
Булса да шул язмышым,
Һәр җәйне тыңларга сусап
Кайтам авылым тавышын.
Кушымта:
Җырлый чишмә, сайрый кошлар,
Җырлыйлар арышларым.
Һава сыман кирәк миңа
Авылым тавышлары.
2.Моңлы сандугач уята
Саф балачак хисләрен.
Яшьлек җырларын яңарта
Тальян моңы кичләрен.
3.Туйлар уза, җырлап уза
Кыңгыраулы тавышы.
Авылымның моңнарыннан
Аермасын язмышым.