Сагындырып исә Мингәр җилләре. Урман-күлләрендә ак томан.
Ак томаннар булып очып,
“Бик сагындым” диеп, кочып,
Яшьлегем көтәдер сыман.
Сагындырып төшләремә керәсең,
Газиз нигез, күңелем түрендә.
Әнкәемнең тәмле чәен,
Чишмәләрнең челтерәвен
Юксынам, читтә йөргәндә
.
Сагышланып, исә Мингәр җилләре.
Мингәр юлларында ак буран.
Кайтсам гел көтеп аласың,
Китсәм мине юксынасың,
Яшьлек эзем калган урам.