Киштәдә иске әлифба –
Иң беренче китабым.
Уйлаган саен ышана алмыйм,
Кая китте шул чагым?
Кушымта:
Әнкәй хәтирәләрендә
Калды әкияттәй балачагым.
Казларның ысылдавыннан
Куркып елаган чагым.
Җепшек кардан тәгәрәтеп
Кар бабайлар ясаулар.
Җылы өйгә кергәч сызлый
Кызарып туңган куллар.
Кушымта
Күкеле сәгатьне ватып,
Әтидән куркып йөрдем.
Мәктәптә әнине кызарткан
Артык шук малай идем.