Яңгыр
Каеннар да китмә дигән сыман,
Моңаешып басып калдылар.
Карыйм, карыйм хаман каерылып,
Кыен да шул китеп барулар.
Кушымта:
Ярый әле биткә сибә яңгыр,
Күз яшемне синнән яшереп.
Яшнең генә түгел, хисләренең дә,
Кадерлесе була яшерен.
Күзләремнән шатлык яшен сөртәм,
Качсын әйдә миннән кайгылар.
Синең янда мин бит бәхетле шул,
Сиздеме әллә шуны каеннар.
Бөтенләйгә килү түгел лә бу,
Кунак кына булып килүем.
Юлларыма чәчәк сибеп китәм,
Эзләремә басып кил үзең.