1.Йөрәкләрдән-йөрәкләргә
Син бит күпер салучы.
Җәйге кичтә урамнарда,
Өздерә бер гармунчы.
куш-та
Уйный татар гармуны,
Җырлый татар гармуны.
Гармунчының йөрәгеннән,
Агыла халкым моңы.
2.Әй гармунчы ни уйлыйсың,
Баса-баса телләрен.
Сөйгәне генә беләдер,
Гармунчының серләрен.
3.Гашыйкларның серле моңы,
Күңелләрне юата.
Гармун моңына үрелеп,
Сихри ал таңнар ата.