1.Ярый әле син генә,
Күзләремә күренгән.
Синең өчен сөюләрем,
Җибәрмә син үзеңнән.
Хисләр ташый сөюдән,
Син дип янып көюдән,
Күбәләктәй оча күңел,
Тик бер сине күрүдән.
Кушымта:2 кабат
Яратам бит яратам,
Кабатлыймын яңадан,
Сулышыңнан тын алам да,
Карашыңда югалам.
2.Бәхеткә илткән юлдан,
Мин ялгызым бара алмам.
Сөюемнең утларында,
Дөрләп-дөрләп яна алмам.
Бирмәм сине беркемгә,
Булырсың син үземә,
Синең өчен яшим җирдә,
Беләсең бит үзең дә.
Кушымта:2 кабат
Яратам бит яратам,
Кабатлыймын яңадан,
Сулышыңнан тын алам да,
Карашыңда югалам.
Проигрыш
Кушымта:2 кабат
Яратам бит яратам,
Кабатлыймын яңадан,
Сулышыңнан тын алам да,
Карашыңда югалам.
Сулышыңнан тын алам да,
Карашыңда югалам!