Кайтып киләм авылыма
Каршы ала күл буйлары
Балык тотып уйнап үскән
Инешләре,елгалары.
Кайтып киләм авылыма
Сукмак төшкән урамнарын
Урап узам әле тагын
Бер туздырып тузаннарын.
Сагындыра, сагындыра
Кайтмый торсам авылыма.
Кайта сиңа балакаең
Хәлләр ничек авылкаем.
Кайтып киләм авылыма
Көткәнсеңдер син дә мине.
Тәпи атлап үскән нигез
Туган өем тарта мине.
Ни хәлләр сез,туганнарым
Әти,әни,якыннарым
Кайтып киләм сезгә тагын
Сагындым бит авылкаем.
Кушымта.2т