1.Кутәренке куңелле,
Бар да көләч, шат бүген.
Куктә кояш елмая,
Яшералмый шатлыгын.
Кушымта.
Тып-тып тама тамчылар,
Җырлап бәйрәм көенә.
Бәйрәм бүген бәйрәм дип,
Тамчыларда сөенә.
2.Җырлыйсы килеп кенә
Тора бүген безнең дә.
Көтеп алган бәйрәме,
Бүген һәммәбезнең дә.
3.Җыр күтәрә күңелне,
Барда көләч, шат бүген.
Бүген әни бәйрәме,
8 Март бүген.