Йөрәгем ачкычын сал әле учыма,
Сабыр ит, йөрәгем, ярсыма,борчылма!
Язмышым, ялгышып, мин сиңа тапшырдым,
Син генә ашкындың, офыкка атылдың.
Ал таңда ялгызым назларың юксынам,
Синдәйләр санаулы, синдәйләр юк сыман.
Гомерем үтә бит ымсынып җылыңа,
Сагышым урадым мин шушы җырыма.
Кушымта:
Бар дөньям үзгәрер " Яратам! " диюдән.
Җырлыймын сагыштан, җырлыймын көюдән.
Без узган эзләрнең кайнары сүрелгән,
Җырлыймын сызланып, җырлыймын сөюдән.
Язмыштан узмыш юк. Шушыдыр күрәчәк!
Син үзең бердән бер.Синсез юк киләчәк.
Үткәнне сагынып соң канат кагышым,
Моңнардан язылган җырымны багышлыйм.