1.Былбыл җырын отып сезгә
Багышлыйм жырларымны
Сезнең телак нурлар булып
Яктырта йорәгемне.
Куш: Рәхмәт әнием назларыңа
Рәхмәт әтием сузләреңә
Мең рәхмәтем бергә булган
Шатлыклы көннәремә.
2.Сезнең кайгыртуны тоеп
Яшәргә ничек рәхәт
Әти әнинең йөрәге
Ул бит үзе мәрхәмәт.
3.Парлы тигез гомерләрне
Бирсен сезгә Ходаем
Үрнәк булып яшисез сез
Белеп тормышның җаен.